20 майда шәһәребездә беренче тапкыр 18:00дән 20:00гә кадәр Җиңү паркында (Кече сәхнә) «Эх, Чаллы пятачоклары» дигән кичә узачак. Оештыручылар – Башкарма комитетның мәдәният идарәсе, «Шәһри Чаллы» редакциясе. Чараны Резеда Ганиева алып барачак. Илнур Гомәров һәм Ринас Әхмәтов башкаруында җырлар яңгыраячак.
"Пятачоклар" – ул безнең шәһәр тарихы. «КАМАЗ» автогигантын төзи башлаганда Яр Чаллыга илнең төрле төбәкләреннән кешеләр җыелган. Алар шулай ук «пятачоклар» исеме астында кичке күңел ачулар оештырганнар, анда җырлап, биеп вакыт уздырганнар, бер-берсе белән танышканнар, гашыйк булганнар, гаилә корганнар. «Эх, Чаллы пятачоклары» – күркәм традициянең дәвамы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 май 2022, 13:48