19 майда шәһәрдә Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көне» билгеләп үтелде. Бу бәйрәм инде 18 ел дәвамында шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын җыя.
1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда тантаналы чара узды. Бу бәйрәм төрле буын кешеләрен, балачак чорында күкрәкләрендә горурлык белән кызыл галстук йөртүчеләрне һәм әлеге традицияләрне дәвам итүче яшьләрне берләштерде. Чарада «1 нче Постның иң яхшы постчысы» бүләкләнде.
Шәһәр хакимияте исеменнән ветераннарга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Традиция буенча чара пионерлар учагы һәм гитара җырлары белән тәмамланды.
250дән артык активист «Нур»яшьләр үзәгендә узган тантаналы чарада катнашты. 2021-2022 уку елында балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 5 иң яхшы балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы ачыклады. Иң яхшылар бишлегенә «Синең балачагың инициаторлары» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Дарья Белоусова), «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Евгения Саримова), «Флагман» хәрби - патриотик берләшмәсе (җитәкчесе - Ольга Шистерова) керде.
2021-2022 уку елында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар оешмасы дип Дарья Колесникова җитәкчелегендәге «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы филиалы – «#PROдети» балалар иҗтимагый оешмасы танылды.
Юлия Ворошилова җитәкчелегендәге "Параллель" балалар-яшьләр иҗтимагый берләшмәсе иң яхшы яшьләр оешмасы исеменә лаек булды.
Тантаналы бүләкләү чарасында 26 иҗтимагый берләшмә җитәкчесе, шәһәрнең балалар һәм яшьләр хәрәкәте партнерлары, активистларның әти-әниләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
14 оешмадан торган координация советы әгъзалары грамоталар белән бүләкләнде, хезмәттәшләре фикере буенча «Флагман» хәрби - патриотик берләшмәсе активисты Иван Дорофеев «Лучший КСник» исеменә лаек булды.
Чарада оешмалардан мәйданчыклар, фотозоналар эшләде, активистлар «Пионериядән безнең көннәргә кадәр» дигән китап битләрен яздылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен «Роль» кавер-төркеме чыгышы, конкурслар, партнерлардан призлар һәм бүләкләр белән бәйрәм программасы алыштырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 май 2022, 11:53