Комсомол районында «Энергетик» мәдәният сараенда Россия Федерациясендә Территориаль иҗтимагый үзидарә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
«Территориаль иҗтимагый үзидарә – халык идарәсе системасының мөһим өлеше, ул җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнаша, хакимият һәм халыкның нәтиҗәле социаль партнерлыгын булдыра. Хакимият органнары һәм ТИҮләрнең хезмәттәшлегеннән башка бер генә мәсьәлә дә хәл ителә алмый. Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре оешканнан бирле актив эшли һәм шәһәр, республика конкурсларында катнаша. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә Комсомол районы территориясендә 25 миллион сумнан артык төзекләндерү эшләре башкарылды. Яңа балалар мәйданчыклары, уен комплекслары, яктырту баганалары, тротуарлар барлыкка килде. Сезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан минем сезгә авыр, әмма бик кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - диде Фидәрис Хәбибуллин һәм ТИҮ рәисләренә истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, үз чиратында, ТИҮ рәисләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә ТИҮнең мөһим урын биләп торганын билгеләп үтте, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
Чара «Энергетик» мәдәният сараеның популяр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 май 2022, 09:14