Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 майда Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча «Россия азимуты» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.

Яр Чаллы шәһәре – әлеге ярышлар үткәрелә торган Татарстан Республикасының бердәнбер шәһәре. Стартка хезмәт коллективлары һәм уку йортлары укучылары арасыннан меңнән артык катнашучы чыгачак.

Катнашучылар маркировкаланган трассада ярышалар, ягъни старт алдыннан спортчыга бары тик стартның урыны күрсәтелгән карта бирелә. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.

Ачылу тантанасы 10:00 сәгатьтә башланачак.

Ярышлар программасы:

10:30 – М-21 1988-2003 елгы ир-атлар;

Ж-21 1988-2003 елгы хатын-кызлар;

Ю-16 2006-2007 елгы егетләр;

Д-16 2006-2007 елгы кызлар;

10:50 – Ю-12 2010 елгы һәм яшьрәк егетләр;

Д-12 2010 елгы һәм яшьрәк кызлар;

М-35 1968-1987 елгы ир-атлар;

Ж-35 1968-1987 елгы хатын-кызлар;

11:10 – М-55 1967 елгы һәм өлкәнрәк ир-атлар;

Ж-55 1967 елгы һәм өлкәнрәк хатын-кызлар;

Ю-14 2008-2009 елгы егетләр;

Д-14 2008-2009 елгы кызлар;

Ю-18 2004-2005 елгы егетләр;

Д-18 2004-2005 елгы кызлар. 

Җомга, 20 май 2022, 09:21