7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясе чыгарылышларын эшкә юнәлтү чарасында катнашты.
Дәвалау факультетын тәмамлаучылар белән Татарстан Республикасының һәм РФнең башка регионнарының сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре очрашты.
«Читтән килгән табиблар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең торак шартларын яхшыртуга грантлар программасы, шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры гранты гамәлдә. Моннан тыш, ординатурага максатчан юллама алырга һәм эш бирүче хисабына чиктәш белгечлекләр буенча укырга мөмкин. Яр Чаллыга күчкәндә, табибларга һәм аларның гаиләләренә,үз фатирларын алганчы, торак кирәк булган очракта, яшәү өчен фатир бирелә», - дип билгеләп үтте Александр Попов.
Кабул ителгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә 7 нче поликлиникага бу ел башыннан бирле алты табиб эшкә җәлеп ителгән. Өч белгеч максатчан юнәлеш буенча, шул исәптән ординатурада белем ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 май 2022, 09:04