Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17-18 май көннәрендә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк базасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының финалы узды.

Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә педагогик хезмәткәр һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, шулай ук өстәмә белем бирү педагогларының өзлексез һөнәри үсешен, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

6 номинация буенча конкурс сынауларында Азнакай, Әлмәт, Арча, Балтач, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тәтеш районнары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 18 өстәмә белем бирү педагогы катнашты.

Финал турына 6 катнашучы чыкты, шул исәптән безнең шәһәрдән ике белгеч:

- 5 нче балалар техник иҗат үзәгенең техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Сираҗева;

- 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның социаль-гуманитар юнәлештәге өстәмә белем бирү педагогы Дарья Павлова.

Конкурс сынаулары кысаларында финалистлар балаларга өстәмә белем бирүдә укыту һәм тәрбия бирүнең яңа формалары, балаларның сәләтләрен үстерү өчен өстәмә белем бирү киңлеген проектлау һ. б. буенча ачык мастер-класслар күрсәттеләр.

Шулай ук конкурс финалистлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән өстәмә белем бирү системасында дәүләт сәясәте нигезләре турында фикер алыштылар.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2022 елның 1 июлендә Яшел Үзәндә мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе секциясендә узачак.

Җомга, 20 май 2022, 08:38