Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

1 нче балалар сәнгать мәктәбе Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллинның матди ярдәме белән туку станогын сатып алды.

Исегезгә төшерәбез, сәнгать мәктәбе укытучылары Кырым келәм сәнгате буенча белем алдылар һәм яңа 2022-2023 уку елында балаларны бу юнәлеш буенча укытырга планлаштыралар. Болар барысы да Яр Чаллы шәһәре балалары өчен, алар милли гореф-гадәтләрне онытмасын өчен эшләнелә.  

«Без Руслан Рәвис улына бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Туку станогы сатып алганчы сәнгать мәктәбе укытучылары һәм балалары үзешчән станокларда эшләделәр. Яңа станок белән ике тапкыр тизрәк тукырга һәм тагын да зуррак эшләр башкарырга мөмкин булачак. Бу – Россиядә җитештерелгән тукыма станогы, аны Краснодар краеннан балаларга китерделәр», - дип сөйләде 1 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова.

Чәршәмбе, 18 май 2022, 10:50