17 майда Татарстанда Россия пенсионерлары арасында компьютер белеме буенча XII Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы узды.
Яр Чаллы командасын компьютер олимпиадасында сайлап алу турын узган шәһәрнең өченче буын университетының 10 студенты тәкъдим итте.
Конкурсантлар «Яндекс» эзләү системасында эшләү күнекмәләрен һәм смартфоннарда кушымталардан файдалана белүләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә финанс грамоталылыгын тикшерделәр.
Республика олимпиадасы җиңүчеләре 20 майда билгеле булачак. Алар Татарстан командасын 2022 елның 30 июнендә узачак финал (федераль) этапта тәкъдим итәчәк.
Республика Олимпиадасы башланыр алдыннан котлау сүзе белән Россия Пенсионерлар берлеге рәисе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чыгыш ясады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Киләсе уку елында цифрлы белемне үзләштерергә теләгән өлкән буын кешеләренә инде хәзер үк Өченче буын университетына гариза бирергә кирәк. 2022 елның сентябрь уртасыннан ноябрь ахырына кадәр 100 кешене укыту планлаштырыла. Гаризалар Пенсия фондының 7/20 һәм 32/17 клиентлар хезмәтләре вахталарында кабул ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 май 2022, 09:15