19 майда Яр Чаллыда пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көне узачак.
Иҗтимагый оешмалар бәйрәме 18 ел дәвамында билгеләп үтелә һәм шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын бергә җыя. Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да узачак.
14:00дән 15:00гә кадәр 15 нче балалар иҗат үзәгендә «Яшьләр вакыты» бәйрәм программасы узачак. 15:00 сәгатьтә 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда концерт башланачак. Бәйрәм кунакларын пионер учагы янында пионер җырларын башкару көтә.
Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган «Пионериядән безнең көннәргә кадәр» бәйрәм программасы «Нур» яшьләр үзәгендә башланачак. Бәйрәм барышында 2021-2022 уку елында балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча тантаналы бүләкләү булачак.
Чараны оештыручылар – Башкарма комитетның мәгариф идарәсе, яшьләр белән эшләү идарәсе, Шәһәр иҗтимагый оешмалар үзәге.
Әлеге чараның максаты – 2021-2022 елларда Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясау; балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, иҗтимагый хәрәкәт системасында идарә итү эшчәнлегенең уңышлы тәҗрибәсен, иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең алдынгы тәҗрибәсен, иҗтимагый хәрәкәт теориясендә һәм практикасында инновацион алымнар куллану; Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр арасында иҗтимагый хәрәкәтне, иреклелекне һәм социаль әһәмиятле эшчәнлекне популярлаштыру.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 май 2022, 08:31