2022 елның 9 маендагы 839 номерлы Карары нигезендә технологик җиһазлар, комплектлау һәм запас частьләр, шулай ук икътисад өчен мөһим булган секторларда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен чимал һәм материалларны таможня пошлинасын түләмичә илгә кертергә мөмкин булачак. Карар тышкы чикләүләр шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен кабул ителде.
Яңа карар белән расланган эшчәнлекнең өстенлекле төрләре исемлегенә үсемлекчелек, дарулар, азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр, электр җиһазлары, компьютерлар, транспорт чаралары җитештерү, мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр, шәһәрара һәм халыкара пассажирлар ташу, биналар һәм корылмалар төзү, нефть һәм газ чыгару – барлыгы 47 позиция керә.
Чит ил технологик җиһазлары, чималы һәм материаллары кирәк булган инвестиция проектлары исемлеген таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча подкомиссия формалаштырачак.
Исемлеккә кертелергә дәгъва кылучы һәр инвестпроект буенча капитал керемнәр күләме 250 млн. сумнан да ким булмаска тиеш.
Пошлинасыз кертү өчен товарлар реестры шулай ук Хөкүмәт тарафыннан расланачак. Алар бары тик Россия территориясендә һәм конкрет инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен генә кулланыла ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 май 2022, 16:35