Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Оешмага яки шәхси эшмәкәргә иминият взносларын түләү буенча кичектереп торуны "УСН һәм иминият взнослары буенча түләү срокларын кичектерү мөмкинлеген тикшерү" дигән яңартылган сервис ярдәмендә белеп була.

Элегрәк РФ Хөкүмәте 2022 елның апрель-сентябрь айларында исәпләнгән иминият взносларын түләү вакытын бер елга күчергән иде. Ярдәм чарасы компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен билгеләнгән.

Кичектерү турында мәгълүмат 2022 елның 1 апреленә ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта теркәлгән, шулай ук ОКВЭДлары 1 һәм 2 карар исемлекләрендә чагылдырылган затларга кагыла.

Мөмкинлеген тикшерү өчен кулланучыга үз ИННын кертү дә җитә. Система гариза бирүченең РФ Хөкүмәтенең 29.04.2002 ел, № 776 Карары таләпләренә туры килү – килмәвен тикшерәчәк һәм нәтиҗәне чагылдырачак.

Билгеләнгән критерийларга җавап бирүче затларга түләү сроклары проактив рәвештә озайтылачак. Бернинди гаризалар да кирәкми.

Сишәмбе, 17 май 2022, 16:08