Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Дәүләт йомгаклау аттестациясе 2022 елда, 2019 елдагы кебек үк, штат режимында үткәрелә. Быел имтиханнарны үткәрүнең үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына урта гомуми белем турында аттестат алу өчен рус теле һәм математика фәннәрен тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына укырга керүчеләр өчен – сайлап алынган белгечлек исәпкә алып, сайлау буенча предметлар.  

Быел Татарстанда беренче тапкыр «Интернет» челтәре буенча имтихан материалларын кабул итеп алу һәм имтихан үткәрү пункты аудиторияләрендә бланкларны сканерлау технологиясе һәм Мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәгенә тапшыру технологиясе кулланылачак.

«Бу этапка без җитди әзерләндек. Безнең республика президенты тарафыннан сканерлар сатып алу өчен акча бүлеп бирелде, чөнки һәр аудиториядә сканерлар булачак, чыгарылыш сыйныф укучылары каршында материаллар – контроль-үлчәү материалларының нәтиҗәләре сканерланачак һәм Мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәгенә җибәреләчәк», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.

БДИ үткәрү өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (21 марттан 18 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (5-20 сентябрь).

БДИның төп чоры 26 майдан – география, әдәбият, химия фәннәреннән башланачак.


БДИны вакытыннан алда тапшыручыларның нәтиҗәләре билгеле инде. Әйтергә кирәк, коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында 2020 һәм 2021 елларда БДИның вакытыннан алда этабы үткәрелмәде. Быел беренче тапкыр вакытыннан алда чор нәтиҗәләре буенча рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча тугыз йөз балл җыючы ачыкланды.

«Бу ел нәтиҗәләренең үзенчәлеге – югары булмаган уртача балл, профильле математика, химия, биология, җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ буенча минималь чикне уза алмаучыларның күп булуы. Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәле имтиханнарны бары тик бер елдан соң гына яңадан тапшыра алачак», - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.

Гадәттәгечә, республикада БДИда катнашучыларның иң күп өлеше җәмгыять белеменә – 6 204 кеше, иң азы – 15 кеше француз теле буенча БДИга гариза биргән.

Кайбер имтиханнарның озынлыгы 2021 ел белән чагыштырганда кимегән. Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бу биремнәрнең җиңеләю белән бәйле. Әйтик, тарих буенча имтихан вакыты 55 минутка, җәмгыять белеме буенча 25 минутка кимегән. Чит телләр буенча имтиханның телдән биремнәр башкару вакыты ике минутка арткан һәм 17 минут тәшкил итә. 

Нәтиҗәләр игълан итүнең рәсми көне, кагыйдә буларак, имтихан үткәргәннән соң 14 нче көн булып тора. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан нәтиҗәләрен БДИ нәтиҗәләрен тикшерү сервисында белә ала: https://checkege.rustest.ru/. Татарстан Республикасында бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарының  «кайнар линия» телефоннары: +7 (843) 237-74-84, 294-95-06, 294-95-62. 

Сишәмбе, 17 май 2022, 11:54