Яр Чаллы беренчеләрдән булып «Шәһәрләр өчен 5 адым» ВЭБ. РФ программасына кушылды. Бу исемлектә Россиянең тагын 377 шәһәре бар. Программа кысаларында Яр Чаллы шәһәр тирәлеген сыйфатлы һәм тиз үзгәртүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашырачак. Әйтергә кирәк, 16 майдан проектка шәһәрдәшләр дә чакырыла. Аларның идеяләре Яр Чаллыда гамәлгә ашырылачак проектларның йомгаклау исемлегенә сайлап алынырга мөмкин.
Проектлар буенча үз тәкъдимнәрен 5шаговдгород.рф сайтында калдырырга була. Гаризалар 2022 елның 1 июленә кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрләр өчен 5 адым» программасы үз эченә ала:
Беренче адым – «Янәшәдәге шәһәр». «Бер минутлы» шәһәр проектларын тормышка ашыру күздә тотыла: йорт, подъезд янындагы территорияләр тәртипкә китерелә.
Икенче адым – «Планетаны сакла, тотрыклы шәһәр». Проектның экологик юнәлеше табигатьне сакларга ярдәм итәчәк.
Өченче адым – «Сыгылмалы шәһәр», дүртенче адым – «Энергия өстә», бишенче адым – «Үзеңнекеләрне җый». Әлеге проектлар буенча, кешеләрнең мәнфәгатьләре буенча берләшүе шәһәрне сәламәтләндерергә, бердәмрәк булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә этәрергә тиеш.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, һәр шәһәрнең һәр «адым»да проектлар саны буенча шәхси максатчан күрсәткече булачак, аны тормышка ашырырга кирәк булачак.
Программа рәсми рәвештә 2022 елның 11 апрелендә ВЭБ. РФ рәисе Игорь Шувалов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарә итүче партнере Ирина Макиева, баш идарәче директор, ВЭБ.РФ төркеменең аналитика һәм маркетинг блогы җитәкчесе Андрей Самохин катнашында эшли башлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 май 2022, 16:44