Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларны «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашырга чакыралар. Әлеге этап Татарстан Республикасының «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризасын әзерләү кысаларында үткәрелә.

Проектны Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия этабына гаризага кертү – аны үстерү өчен мөмкинлек. Республика Бөтенроссия этабында җиңгән очракта, откан проектлар матди яктан бүләкләнәчәк. Татарстан Республикасы инде өч тапкыр – 2019, 2020 һәм 2021 елларда «Игелекле эшләр төбәге»ндә җиңде.

2021 елда Яр Чаллының «Иреклеләр мәктәбе 2022» проекты «Төбәк игелекле эшләр 2021» Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүче булды һәм Татарстан Республикасыннан гомуми гаризага керде. Проектның авторы – Анастасия Гайфуллина, Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үсеше үзәге активисты.

Теркәлгән коммерциячел булмаган оешмаларны, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Гаризалар 2022 елның 21 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны сез биредә конкурс нигезләмәсендә таба аласыз.

Дүшәмбе, 16 май 2022, 10:00