Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Украинада махсус операция барышында һәлак булган майор Рамис Заһретдиновның әнисе белән очрашты.

Мэр белән бергә «Челны-Хлеб» генераль директоры Рафаэль Юнысов да ананың кайгысын уртаклашырга килгән иде. Һәлак булган сугышчының әнисе Дилә Васил кызы «Челны-Хлеб» кибетләренең берсендә эшли.

Мэр билгеләп үткәнчә, «Рамис Ватанны саклаучы чын комбат иде».

Исегезгә төшерәбез, Рамис Заһретдинов Яр Чаллыда 1988 елда туа. Ике ел дәвамында Казан танк училищесында белем ала һәм Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомум хәрби команда училищесына күчерелә.  Алтай краенда 3 нче мотоукчылар батальоны командиры булып хезмәт итә.

Рамис Заһретдиновны җирләү иртәгә Яр Чаллы зиратында узачак.

Барлык чыгымнарны Башкарма комитет үз өстенә алды.

Шимбә, 14 май 2022, 16:52