Украина территориясендә махсус операция барышында майор Рамис Фаиз улы Заһретдинов вафат булды.
Ул Яр Чаллыда 1988 елда туа. 2009 елда Казан танк училищесын тәмамлый. Алтай краенда 3 нче мотоукчылар батальоны командиры булып хезмәт итә. Җирләү эшләрен оештыруны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты үз өстенә ала. Рамис Фаиз улының хатыны һәм ике баласы калды.
Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 май 2022, 10:43