Комсомол районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан сугышчы-интернационалистларга куелган стелага чәчәкләр салдылар.
Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: «Бүген без үз антларына тугры калган солдатларга хөрмәтебезне җиткерәбез. Әйе, бу безнең тарихта иң якты дата түгел, әмма без үз хәрби бурычын намус белән башкарган егет-кызларны һәрвакыт исебездә тотачакбыз».
Барлык катнашучыларны «Татпроф» компаниясенең административ директоры, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Василий Соколов, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Фоминых сәламләде.
Чарада һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм толлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссариаты вәкилләре, район ветераннар советы әгъзалары, мәктәп укучылары катнашты.
Катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар. Тантана барышында Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган сугышчыларның фамилияләре яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 май 2022, 16:59