Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Евгений Николаевич Кочкин Курган өлкәсенең Шумихин районы Антошкино авылында туа. Үсмер чагында тимер юлда эшли. 1951 елда Совет Армиясе сафларына алына, Львовта хезмәт итә. 1953 елда Шумиха шәһәренең автотранспорт хуҗалыгында шофер булып эшли башлый. Аннан соңгы елларда, лаеклы ялга чыкканчы, әлеге автотранспорт хуҗалыгында техник-механик, башлык урынбасары, механик хезмәт җитәкчесе булып эшли. 1995 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ленин ордены, Татарстан Республикасының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Евгений Николаевич Кочкинга Россия Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Римма Ризванова тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 16:49