Физик затлар белән беррәттән хәзер эшмәкәрлек оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр бердәм салым түләве ярдәмендә бюджет белән исәп-хисап ясаганда барлык өстенлекләреннән дә файдалана алалар. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты белән бердәм салым счеты институты кертү тәкъдим ителә.
Бердәм салым түләве буларак салым түләүчеләр тарафыннан салым, җыемнар һәм иминият взносларын түләү бурычларын үтәү хисабына Федераль казначылыкның тиешле счетына ирекле күчерелә торган акчалар таныла.
Бердәм салым түләвен кертү бәхәссез өстенлекләргә ия, алар арасындагы төп өстенлекләр: түләү нибары 2 реквизит буенча (ИНН һәм түләү суммасы); түләүнең бердәм вакыты; бюджет белән исәп-хисапларның бердәм сальдосы; артык түләүләрне 1 көн эчендә кайтару.
Бердәм салым түләвен куллану түләү документларын тутырганда вакытны һәм хаталарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Салым түләүчеләр уңайлылыгы өчен Россия Федераль салым хезмәте махсус белешмәлек әзерләгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 16:37