Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов матбугат конференциясе барышында 30 апрельдә тәмамланган 2021-2022 елларда җылылык бирү сезоны нәтиҗәләре турында сөйләде. Гадәттәгечә, җәйге вакытта опрессовка үткәрү планлаштырылган. Эшләр алты этапта башкарылачак: аларның дүртесе – шәһәрнең яңа өлешендә, икесе – иске өлешендә.

Опрессовканың бер этабын үткәрү дәвамлылыгы 14 көн тәшкил итә.  «Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, без һәр этапның дәвамлылыгы ун көннән дә артмас дип ышанабыз», - дип хәбәр итте Фәрид Салахов.

Исегезгә төшерәбез, Башкарма комитет Карары белән җылыту сезонын тәмамлау 22 апрельгә планлаштырылган иде, әмма һава шартларын исәпкә алып, җылыту сезонын 30 апрельгә кадәр дәвам итү турында карар кабул ителде.

Кайнар суны туктатып торуның тулы графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 15:05