Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов традицион матбугат конференциясе барышында шәһәр җитәкчелегенең электр самокатлары буенча карашларын шәрехләде.
«Кеше гомереннән һәм иминлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Шәһәр җитәкчелеге үз эшендә әлеге принципларга таяна, һәм өстенлекле бурычлар арасында чаллылыларның, шул исәптән балаларның, сыйфатлы һәм имин тормышын һәм сәламәтлеген булдыру һәм саклау», - диде Фәрид Салахов матбугат конференциясендә.
Ул билгеләп үткәнчә, медицина хезмәткәрләре Яр Чаллыда электр самокатлары барлыкка килү белән аларда йөргән вакытта алынган травмалар санының сизелерлек артуын билгеләп үтәләр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе травмпунктына инде 7 мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән һәм бер бала Кама балалар медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
Чаллылылар яшүсмерләрнең автомобиль юлында электр самокатларында йөргән очраклары белән уртаклаша. Шәһәр халкы: «Бу самокатлар кирәкме?» дигән сорауга җавап эзли.
Башкарма комитет җитәкчесе «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» ВК төркемендә үткәрелгән сораштыру барышында, халыкның 67%ы электр самокатлары куркыныч тудыра дип җавап кайтаруларын билгеләп үтте. Сораштыруда катнашучыларның гомуми саны 5600 әбүнәче тәшкил итте. Башка төркемдә бу сорауга чаллылыларның 56%ы электр самокатлары кирәкми дип җавап биргән. Шулай итеп, чаллылыларның күбесе электр самокатлары кертүгә каршы чыга.
Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Фәрид Салахов Башкарма комитет һәрвакыт гамәлдәге закон кысаларында эшли дип ассызыклады.
Ул аңлатканча, Whoosh компаниясе 27 апрель көнне шәһәрдә 500 электр самокаты урнаштырган. 29 апрельдә компания вәкилләре белән шәһәр хакимиятендә очрашу барышында, Whoosh вәкилләре тәкъдим ителгән тәртип белән килешеп, барлык электр самокатларын җыеп алырга һәм документларны тиешенчә рәсмиләштерергә вәгъдә биргәннәр. Әмма вәгъдәләрен үтәмәделәр. Whoosh компаниясе Башкарма комитетның 2021 елның 7 июнендәге 3888 номерлы Карары таләпләрен бозды.
«Карарны бозуны исәпкә алып, 3 май көнне район хакимияте хезмәткәрләре тарафыннан электр самокатлары тартып алынды. Хәзерге вакытта алар саклау өчен махсуслаштырылган урында. Техника хуҗа Башкарма комитетка мөрәҗәгать иткән очракта аңа кайтарылачак. Сервис электр самокатларына ия булганлыкны раслаучы документлар һәм техниканы чыгару белән бәйле чыгымнарны каплау турында документлар тапшырырга тиеш булачак», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, югарыда аталган Башкарма комитет Карарында Яр Чаллы территориясендә электр самокатларын файдалануга бирү пунктларын эксплуатацияләү тәртибе язылган. Башкарма комитет тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтү буенча Административ регламент расланган. Әлеге чаралар электр самокатларын файдалануга бирү хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең һәркайсына да кулланыла.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, хәзер Яр Чаллыда электр самокатларын файдалану өчен тиешле инфраструктура юк, шуңа күрә аларны куллану өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә куркыныч. Яр Чаллыда бер ел элек, 17 майда, электр самокатында хәрәкәт итүче кыз һәлак була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 15:30