Картиналар галереясенең кече залында педагог-рәссам Тәслия Мәҗитованың юбилеена багышланган «Уголок моей души» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Тәслия Мәҗитова 1957 елның 21 июлендә ТАССРның Мөслим районы Сөякәй авылында туа. Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесын (1979), Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының сәнгать-график факультетын (2002) тәмамлый. КАМАЗ Автомобиль җыю заводында рәссам-бизәүче, Яр Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә һәм Мөслим районының сәнгать мәктәбендә педагог булып эшли.
Шәһәр, республика һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә, пленэрларда катнашучы. Рәссамның эшләре Россиянең шәхси коллекцияләрендә, Татарстанның Туган якны өйрәнү музейлары фондларында (Түбән Кама, Чистай, Әлмәт), Яр Чаллы картиналар галереясында урнашкан.
Рәссам натюрморт, пейзаж, сюжет композициясе жанрларында эшли. Картиналарында алып баручы тема – этнографик тайпылышлы милли тема, халык традицияләренә мөрәҗәгать итү.
Рәссамны күргәзмәсе ачылуы белән котларга хезмәттәшләре, курсташлары, туганнары, дуслары килгән иде. Сәламләү сүзе белән Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев чыгыш ясады. Ул республикада сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР Рәссамнар берлегенең Мактау грамотасын тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 08:37