Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү Кубогы-2022» волейбол турниры тәмамланды.

Ир-атлар турнирында 6 команда катнашты: «Регион-16» (Яр Чаллы), «Староградские Пивоварни» (Алабуга), «ИЛТРАНС» (Мөслим р-н), «Ансар» (Яр Чаллы), «Танеко» (Түбән Кама), «Сокол» (Яр Чаллы).

Хатын-кызлар турнирында катнашу өчен 5 команда: «Танеко» (Түбән Кама), «Титан» (Түбән Кама), «Челнинка» (Яр Чаллы), «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» (Яр Чаллы), «Танеко-2» (Түбән Кама) командалары гариза биргән.

Уеннар 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Хатын-кызлар турниры нәтиҗәләре буенча «Танеко» (Түбән Кама) командасы җиңүче булды, 2 нче урынны «Челнинка» (Яр Чаллы) командасы, 3 нче урынны «Танеко» (Түбән Кама) командасы яулады. Анастасия Куланина («Танеко»), Оксана Бухалихина («Челнинка»), Аэлита Насыйбуллина («Танеко-2») иң яхшы уенчылар дип танылдылар.

Ир-атлар турниры нәтиҗәләре буенча «Танеко» (Түбән Кама) командасы җиңүче булды, иң яхшы уенчы Роман Страдыймов; икенче урында – «Староградские Пивоварни» (Алабуга) командасы, иң яхшы уенчы Искәндәр Назаров; өченче урында –«Регион 16» командасы, иң яхшы уенчы Иван Обоскалов.

Ярышлар Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында, «Динамо» ФСО Шәһәр Советы тарафыннан Шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Союз-регион» Компанияләре Төркеме, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» КТ генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов ярдәме белән оештырылды. 

Чәршәмбе, 11 май 2022, 16:52