Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсхүдә Әсләм кызы Мәснәвиевна 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мәсхүдә Әсләм кызы ТАССРның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында туа.
Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. Сугыштан соң Казанга китә. Педагогик белем алгач, Мамадыш урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә урнаша.
Яр Чаллыда 2000 елдан бирле яши.
Мәсхүдә Әсләм кызы өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Мәсхүдә Әсләм кызына Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 май 2022, 16:09