Яр Чаллының Шәһәр Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында «Меланома СТОП» тире яман шешләренә каршы профилактика һәм көрәшүгә юнәлдерелгән медик-социаль проектны тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуга шулай ук идарә башлыклары һәм район хакимиятләре вәкилләре дә чакырылган иде.
«Меланома Стоп» проекты ярдәмендә Татарстан Республикасының 200 күп балалы гаиләсе тире халәтен бушлай диагностикалау үтәчәк һәм алга таба тикшерүнәләр узар өчен тире паспортын алачак. Яр Чаллыда мондый мөмкинлектән 50 гаилә файдалана ала. Проект ике шәһәрдә – Казанда һәм Яр Чаллыда адаптацияләнәчәк.
"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова аңлатып узганча, проектның старты Халыкара гаилә көненә багышланган.

Проектны тормышка ашыруның беренче этабында Чаллының 50 күп балалы гаиләсе тире халәтен тикшерәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 11:50