Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөкүмәт сайтында россиялеләргә тышкы чикләүләр фонында дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чараларында ориентлашырга ярдәм итәчәк навигатор эшли башлады. Ул анкета рәвешендә төзелгән һәм санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә багышланган бүлектә урнаштырылган.

Навигаторга "Узнайте, какие меры подходят именно вам" төймәсенә басып керергә була. Система бизнес яки гражданнар категориясен сайларга тәкъдим итәчәк. Алга таба, берничә катлаулы булмаган сорауга җавап биреп, кулланучы килеп туган тормыш ситуациясендә үзе файдалана алырлык конкрет чаралар исемлеген алачак.

Санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең төрле инструментлары турында мәгълүмат белән бүлек март аенда хөкүмәт сайтында пәйда булды. Чаралар алучылар категорияләре буенча да, эшчәнлекнең аерым тармаклары һәм өлкәләре буенча да төркемләнгән. Карточкаларда ярдәмнең тасвирламасы, шартлары, файдалы ресурсларга сылтама һәм норматив документлар бар.

Шулай, гражданнар 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне яки ташламалы ипотеканы рәсмиләштерү, социаль контракттан яки кредит каникулларыннан файдалану, яңадан уку яки гамәлдән чыгарылган рейсларга авиабилетлар өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге турында белә алалар.

Эшмәкәрләр өчен Россиядә бизнесны тикшерү өчен гамәлдә булган мораторий, иминият взносларын түләү буенча кичектерү, төрле тармак вәкилләре өчен ташламалы кредитлар һәм грантлар, амнистиянең яңа этабы шартлары турында мәгълүматлар бар.

Яңа карарлар кабул ителгән саен, хөкүмәт сайтында мәгълүмати бүлекнең эчтәлеге оператив рәвештә яңартыла.


Чәршәмбе, 11 май 2022, 14:34