Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 Май Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләрнең традицион иҗат фестивале узды.

Сәхнәдә «КАМАЗ» ААҖ, «Ремдизель» АҖ, «ВТК КАМАЗ» АҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы – «Яр Чаллы ТЭЦы», Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды, «Нур» яшьләр үзәге, С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты, «Хайер Индастри Рус СМ» ҖЧҖ, «РИАТ-запчасть» сәүдә йорты» ҖЧҖ предприятияләре һәм оешмалары яшьләре һәм чакырылган кунаклар: «Феерия» балалар хореография коллективы, «Адреналин» инструменталь төркеме башкаруындагы вокал, бию, әдәби номерлар тәкъдим ителде.

Концерт программасы кысаларында «Хәтер. Балалар» видеопроекты һәм «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты фестивале катнашучыларын бүләкләү оештырылды.

«Вокал» номинациясендә Эльвира Әбубәкирова («Ксения» тегү ательесы) гран-прига лаек булды; «Хореография» номинациясендә гран-прины Эмиль Вафин һәм Регина Рябова дуэты алды («Ремдизель» АҖ); «Нәфис сүз» номинациясендә гран-при иясе – Олеся Шлеменкова («КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары – «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәген үстерү буенча директор блогы); «Театральләштерелгән куелыш» номинациясендә «Җиңү варислары» коллективы җиңүче (С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты).

18:55тә бөтен ил белән бергә фестивальдә катнашучылар һәм тамашачылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чәршәмбе, 11 май 2022, 13:29