Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә – предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә, студентларга һәм укучыларга рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре 9 майда пассажирлар йөртүне бушлай гамәлгә ашыручы транспортчыларга юлланды. 68 меңнән артык кеше, шул исәптән бакчачылар да, бу мөмкинлектән файдаланган.

Мэр шулай ук хокук саклау органнары эшен дә билгеләп үтте, алар массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин иттеләр.

«ХХ гасырның иң канкойгыч сугышында без 28 миллионнан артык ватандашыбызны югалттык. Җиңү көнен үткәрү – барыбызга да кирәк. Бездән башка беркем дә илебез тарихы, аның фашизмны җиңүе турында балаларыбызга һәм оныкларыбызга сөйләмәячәк. Бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә әзерләүчеләргә зур рәхмәт», - диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы шәһәрендә белем бирү учреждениеләрендә генә дә Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлап, 700гә якын чара әзерләнгән. Алар арасында иң мөһимнәре – «Минем гаиләм Җиңүдә катнашы» акциясе, «1 нче Постның иң яхшы постчысы» шәһәр конкурсы, ветераннар хоры һәм тимурчылар отрядлары белән берлектә «Зәңгәр трамвай» акциясе. Бишенче ел рәттән шәһәрдә «Җырлый торган Чаллы» акциясе үткәрелде, аның барышында мәктәп хорлары сугыш еллары җырларын башкардылар. Тимурчылар отрядлары «Ветеран янәшәдә яши» акциясе кысаларында ветераннар яннарына бардылар һ.б.

9 Майда бәйрәм чараларында 6,5 мең бала һәм яшүсмер катнашты.

Чәршәмбе, 11 май 2022, 11:55