Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә 3208,5 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 18%ка кимрәк дип хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус белән авыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы атнада 102 очрак теркәлгән – бу алдагы җиде көнлек чор белән чагыштырганда 26 очракка кимрәк.
Хәзерге вакытта шәһәрдә бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшли, анда чаллылыларның беренчел мөрәҗәгате тормышка ашырыла.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Барлыгы шәһәргә 349345 доза вакцина кайткан. Беренче компонентны – 295074, икенчесен 227498 кеше ясаткан.
Вакцинация шәһәрнең барлык поликлиникаларында һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырыла. Шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында күчмә мобиль бригадалар эше дәвам итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 май 2022, 10:06