Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова котлады.
Бәйрәм чарасы барышында Муса Җәлил әсәрләре, «Шарм» вокал студиясе солистлары башкаруында «Тишина» җыры, «Батутта» хор коллективы башкаруында «О той весне кино идёт» җыры һәм башка музыкаль-әдәби композицияләр яңгырады.
Бер минутлык тынлыктан соң герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Анда Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР Дәүләт Советы һәм Яр Чаллы Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
9 Майны бәйрәм итү «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Җиңү Парады белән дәвам итте.
Хәтер вахтасында шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре торды. Мәңгелек ут янында караулда Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тордылар.
Җиңү парады башланыр алдыннан «Поющие Челны» шәһәр конкурсы лауреатларының җыелма хоры – 6, 30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләре, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 57 нче гимназия һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең җыелма хоры Җиңү җырларын башкарды. Аннан соң шәһәр укучылары һәм студентларының җыелма оркестры чыгыш ясады.
Тантаналы маршны Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең парад-строй исәпләвенең мажореткалар төркеме җитәкләде. Катнашучылар «Российский звездопад» Халыкара конкурс-фестивале җиңүчеләре.
Бәйрәм парадында Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре катнашты.
Парад сафында тантаналы рәвештә хәрби техника үтте. Механикалаштырылган колоннаны махсус транспорт чарасы – «АСТЕЙС» компаниясе тарафыннан эшләнелгән КАМАЗ агрегатлары һәм тулы приводлы шасси системалары базасында броньланган «Патруль» корпуслы автомобиль җитәкли.
Парад колоннасында соңгы булып «КАМАЗ-мастер» командасы автомобиле – 19 тапкыр «Дакар» супермарафоны чемпионы, «Ефәк юлы» халыкара раллиенда тугыз тапкыр җиңүче, ралли-рейдлар буенча Россия чемпионатларының алыштыргысыз лидеры үтте.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында да дәвам итте. Һәрберсендә концерт программалары оештырылды. Чара кунакларын солдат боткасы белән сыйладылар.
Комсомол районында, Г. Тукай исемендәге яр буенда, Яр Чаллы халкын бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.
Үзәк районы халкын Җиңү көне белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады.
Автозавод районында Җиңү паркында узган чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов катнашты.
76 мең чаллылы «Үлемсез полк» акциясе кысаларында Хәсән Туфан проспекты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре төшерелгән штендерлар белән узды. Колоннаны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкләде. Акциядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
«Үлемсез полк» Азатлык мәйданыннан Яр буе паркы мәйданына кадәр узды. Ахырда катнашучылар плакатлары белән мәйдан буйлап уздылар.
Алга таба Яр буе паркы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды. Чарада гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре укучылары, студентлар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары – барлыгы 2 650 кеше катнашты.
Дәүләт бүләген шәһәр мэры Наил Мәһдиев рядовой Артур Шәрәфиевнең әнисенә – Альбина Шәрәфиевага тапшырды. Мәйдан каһарманны басып алкышлады.
Котлаулардан соң, гадәттәгечә, Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары бергәләп бөек бәйрәмнең алыштыргысыз символы булган «Җиңү көне» җырын башкардылар, ә 18:55 сәгатьтә «Бер минутлык тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны искә алдылар.
Бәйрәмнең кичке өлеше мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнәдә шәһәрнең әйдәп баручы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Әлбәттә, барлык тамашачылар да бәйрәм салютын көтте. Бәйрәм кульминациясе алдыннан оештыручылар Бөек Ватан сугышына багышланган лазер тамашасын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар аны кызыксынып күзәттеләр һәм ахырда оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм елдагыча искиткеч салют белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 май 2022, 22:26