Автозавод районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү паркында район мәгариф учреждениеләрендә җиңүчеләр командаларының строй һәм җыр смотры парады, солдат боткасы белән сыйлау, «Лавровый венок» һәйкәленә һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.
Чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов катнашты.
Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз һәйкәлләренә һәм бюстларына чәчәкләр салдылар.
Шулай ук Җиңү паркында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Ул бөек елларның даны тынмый» дигән бәйрәм программасы оештырылды.
Паркта «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе узды. Георгий тасмаларын ветераннарга, шәһәр халкына һәм кунакларга тапшырдылар.
Универсаль мәйданчыкларда район мәктәпләре укучылары арасында мини-футбол, волейбол һәм стритбол буенча спорт ярышлары, Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ветераннар һәм халык өчен шахмат һәм шашка турниры узды.
Мәйданда «Стена Памяти», «Детство, опаленное войной» фотокүргәзмәләре оештырылган иде. Быел беренче тапкыр «У войны не женское лицо» дигән фотокүргәзмә барлыкка килде. Шәһәр халкына һәм кунакларына түбәндәге экспозицияләр тәкъдим ителде: «На пути к Победе» 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае музее экспозициясе, 49 нчы кадет мәктәбеннән хәрбиләштерелгән (интерактив) зона: «Сбор и разбор автомата», «Примерь воинское обмундирование», «Надень противогаз», «Дельфин» 8 нче балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгеннән хәрбиләштерелгән (спорт-туристлык) каршылыклар полосасы, 5 нче балалар техник иҗат үзәгеннән «В мире военной техники» хәрби техника макетлары күргәзмәсе һәм гади авиамодельләр әзерләү буенча мастер-класс.
Җиңү паркында кичке программаны «Визит» джаз оркестры дәвам итте, алар шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Җиңү вальсы» бәйрәм программасын башкарды. Җиңү паркында бәйрәм көне «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестивале белән һәм бер минутлык тынлыкны трансляцияләү белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 май 2022, 15:50