Комсомол районы халкы Җиңү көнен бәйрәм итә.
Чаллылыларны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.
«Бүген без бөтен ил белән бергә Россия тарихында иң истәлекле даталарның берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Сугыш безнең шәһәрне дә читләтеп үтмәде, ул һәр гаиләгә диярлек кагылды. «Үлемсез полк» моның ачык дәлиле булып тора. Чаллылылар бу патриотик хәрәкәттә актив катнашалар, үзләренең туганнарының һәм якыннарының портретлары белән полк сафларына басалар. Без үз гомерләре исәбенә, фашизм өстеннән җиңү яулаган, безгә ирекле илдә яшәргә, эшләргә һәм укырга мөмкинлек биргән кешеләрне зурлыйбыз», - диде ул.
Районның иҗат коллективлары көче белән матур концерт программасы оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 май 2022, 14:39