Энтузиастлар бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Үзәк районы халкын Җиңү көне белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады: «Җиңү көне – үзенчәлекле бәйрәм. Безнең ил Бөек Җиңү өчен югары бәя түләде. Бөек Ватан сугышында 28 миллион иң яхшы егетләр һәм кызлар һәлак булган. 14 меңнән артык чаллылы фронтка киткән, биш меңе яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Һәлак булган геройлар турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Кайберәүләр Советлар Союзы һәм илнең күпмилләтле халкы ролен киметергә, тарихны яңадан язарга омтыла. Мондый мөмкинлекне без берәүгә дә бирмиячәкбез. Без үз тарихыбызны беләбез, Бөек Ватан сугышы тарихын хөрмәт итәбез, аякта нык басып торабыз һәм киләчәккә ышанычлы карыйбыз. Барлык чаллылылар исеменнән ветераннарыбызга XX гасырның иң канкойгыч сугышында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Без – җиңүчеләр иле, без ата-бабаларыбызның дәвамчылары, без киләчәктә дә яшиячәкбез, эшлиячәкбез, балалар үстерәчәкбез, зәңгәр күккә һәм якты кояшка сөенәчәкбез. Җиңү көне белән сезне, кадерле чаллылылар!».
Яр Чаллы иҗат коллективлары әзерләгән бәйрәм программасы кысаларында сугыш турында музыкаль композицияләр һәм җырлар яңгырады. Чара ахырында «Җиңү көне» җыры яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 май 2022, 14:58