Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 Майда Яр Чаллыда «Үлемсез полк» көндезге форматта узачак. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары әлеге чарага чакырыла. Колоннаны формалаштыру 9 май көнне 14:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. 16:00 сәгатьтә колонна Хәсән Туфан проспекты буенча шәһәр Мәйданына таба хәрәкәт итә башлыячак.

Хәрәкәттә катнашу өчен билгеләнгән вакытка җыелу урынына килергә һәм үзең белән Бөек Ватан сугышында катнашучының фотосурәте төшерелгән штендерны алып килергә кирәк. Оештыручылар шулай ук шәхесне раслаучы документны үзең белән алырга, уңайлы аяк киеме кияргә һәм баш киемен онытмаска киңәш итә. Йорт хайваннарын өйдә калдырырга кирәк.

Хәрәкәткә Хәсән Туфан – Шамил Усманов проспектлары чатында 43 һәм 14 комплекс ягыннан, Хәсән Туфан – Чулман проспектлары киселешендә «Сити Молл» сәүдә үзәге ягыннан (12 комплекс) һәм каршы яктан да кушылырга мөмкин булачак. Колоннага үтү кирәкле техник чаралар һәм җайланмалар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары аша башкарылачак.

Үзең белән спиртлы эчемлекләр, кисә торган һәм кадала торган әйберләр, шул исәптән үз-үзеңне саклау кораллары – газ баллончыклары һ. б. алу тыела.

Шулай ук роликлы тимераякларда, скейтбордларда яки велосипедларда, балаларны йөртү өчен коляскалар белән килү киңәш ителми.  

Чараны үткәрү урыны өстендә аз габаритлы очучы пилотсыз җайланмалар һәм кече авиация очу аппаратлары очуларына тыю кертелә.

Ветераннар турындагы истәлекне проект сайтында мәңгеләштерергә мөмкин.

Шимбә, 7 май 2022, 14:02