Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры концерты узды. Концерт ХХІ Мәскәү Пасха фестивале кысаларында «КАМАЗ» ААҖ һәм шәхсән генераль директоры Сергей Когогин ярдәме белән оештырылды. Шәһәрнең рәсми сайтында классик музыканы сөючеләр өчен онлайн-трансляция алып барылды.

Оркестр Марис Равельнең «Болеро», Игорь Стравинскийның «Жар-птица», Дебюссиның «Море» җырларын башкарды. Концерт сәгать ярым дәвам итте, тамашачылар музыкантларны басып алкышлады.

Концерт ахырында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Валерий Гергиев һәм оркестрга – сәнгатьне тою мөмкинлеге өчен, ә «КАМАЗ» ААҖ директоры Сергей Когогинга мондый чараны оештырган өчен рәхмәтен белдерде.

«Ел саен Яр Чаллыда Валерий Гергиевны һәм аның командасын күрү күркәм традициягә әйләнде, - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга. Минем рәхмәтле чаллылылар, легендар КамАЗлар ватаны – Яр Чаллы шәһәре исеменнән маэстрога зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул – илебезнең лаеклы улы. Без азат ителгән Пальмирада аның концертын дулкынланып карадык. Бүген ул Россия халкына авыр вакытта ярдәм итү өчен барысын да эшли. Бу ярдәм барыбызга да кирәк. Валерий Абисалович мөһим һәм кирәкле эшне башкара – музыканың матурлыгы дөньяны коткарыр».

«Бу вакыйга Бөек Ватан сугышы – Җиңү көне алдыннан уза. Без шәһәрнең барлык музыкаль һәм мәдәни традицияләрен дәвам итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде «КАМАЗ» ААҖ башкарма директоры Юрий Герасимов.

Шимбә, 7 май 2022, 01:04