Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Фиркать Шиһабетдин улы Садиев һәм Наилә Корбангали кызы Корбангалиевага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.

Фиркать Шиһабетдин улы ТАССРның Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшли. 1955 елда Свердловск өлкәсенең Волчанск шәһәренә китә, анда шахтада эшли. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы «Строймеханизация-МА»ҖЧҖдә машинист-торба салучы булып эшли. Фиркать Шиһабетдин улы өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.  

Наилә Корбангали кызы ТАССРның Балтач районы Түнтәр авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. Сугыштан соң Алабугага китеп, белем ала. 1954 елда Казахстанга Актүбә шәһәренә китә. Яр Чаллыда 1962 елдан бирле яши. Лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ» ААҖдә җыештыручы булып эшләгән. Наилә Корбангали кызының 1 кызы, 1 оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 6 май 2022, 17:41