Haier компаниясенең суыткычлар заводы үзенең туган көнен билгеләп үтте. Моннан алты ел элек югары технологияле көнкүреш техникасы җитештерү буенча дөнья лидеры инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен Яр Чаллы шәһәрен сайлады. Бу компаниянең Россиядәге беренче проекты.
Бу чорда җитештерү күләме 6 тапкырга арткан. Заводның проект куәте елына 500 мең суыткыч тәшкил итә. Чыгарыла торган продукциянең модельләре 7 тапкырга арткан. Бүгенге көндә заводта 754 кеше эшли.
Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова катнашты. Ул завод коллективын котлады һәм проектны тормышка ашыруда уңышлар теләде.
Билгеләп үтик, Haier компаниясе 2016 елның 16 маенда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алып, аның беренче резиденты булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 6 май 2022, 16:37