Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды чаллылыларга йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү шартларының үзгәрүе турында хәбәр итә.

Әгәр элек түләү сорап медицина оешмасында исәпкә куелганнан соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган булса, агымдагы елдан пенсия фондына, түләү билгеләү өчен, йөклелекнең 12 атнасы җиткәннән соң гына гариза тапшырырга кирәк.

Икенче мөһим үзгәреш шунда ки, түләүләр хәзер барлык очракларда да медицина оешмасына исәпкә баскан айдан, әмма йөклелекнең 6 атнасы җиткәннән иртәрәк булмаганда, бала табу яки йөклелекне өзү аена кадәр билгеләнә һәм түләнә. Элек мондый норма медицина оешмасына исәпкә басканнан соң 30 көн эчендә Пенсия фондына гариза бирүчеләр өчен генә гамәлдә булган. Әгәр гариза Пенсия фондына 30 көннән соң килгән булса, түләү мөрәҗәгать иткән мизгелдән билгеләнгән.

Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керем күләме 2022 елда Татарстан Республикасында җан башына яшәү минимумы күләменнән – 10 756 сумнан артмаса, мондый түләүләргә хатын-кызлар хокуклы.

Шулай ук пособие билгеләгәндә «нульле керем кагыйдәсе» кулланыла. Ул өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларының хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр яки пенсия) булганда яки керемнәрнең булмавы объектив тормыш шартлары белән аңлатылганда билгеләнә.

Бүгенге көндә төбәктә түләүнең күләме 5 862 сум тәшкил итә.

Җомга, 6 май 2022, 16:25