Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова котлады.
«Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналарыбызны Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленнән башлап җибәрү күркәм гадәткә әверелде. Ул ныклык һәм батырлык символын гәүдәләштерә. Муса Җәлил үз Ватанына тугры кала һәм җиңүне якынайту өчен барысын да эшли. Озак яшәмәсә дә, бик бай, тулы канлы тормыш белән яшәгән.
Аның фашист концлагерьларында язылган шигырьләре бөтен дөньяга танылган. Яр Чаллы педагогика университеты студентларына әзерләгән эчтәлекле композицияләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Безнең геройларыбызны хөрмәтлик, истә тотыйк. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Бөек Җиңү Көне Белән!»,- диде Наил Мәһдиев.
Светлана Захарова шулай ук тантанада катнашучыларны котлады: «Булачак укытучыларыбыз дөреслекне балаларыбызга, мәктәп укучыларына җиткерәчәкләр һәм без моның белән горурланабыз. Бу дөреслекне бүген кире кагырга омтылалар. Рәхмәт сезгә, студентлар. Без бердәм халык, тыныч күк астында яшәргә телибез. Тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге өчен ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм рәхмәтебезне җиткерәбез».
Бәйрәм чарасы барышында Муса Җәлил әсәрләре, «Шарм» вокал студиясе солистлары башкаруында «Тишина» җыры, «Батутта» хор коллективы башкаруында «О той весне кино идёт» җыры һәм башка музыкаль-әдәби композицияләр яңгырады.
Бер минутлык тынлыктан соң герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Анда Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР Дәүләт Советы һәм Яр Чаллы Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 май 2022, 09:25