Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 майдан 8 майга кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт комплексында каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышлар кысаларында каратэ буенча «Надежды Татарстана» төбәкара турнир планлаштырылган. Ярышларны ачу тантанасы 7 майда 13:00 сәгатьтә узачак.

Ярышларда 77 комплект медаль уйнатылачак.

Турнирларда Россия Федерациясенең 11 субъектыннан 458 спортчы катнашачак: Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Оренбург өлкәсе.

Татарстан Республикасыннан 98 спортчы катнашачак, алар арасында Россия җыелма командасы әгъзалары: Россиянең гамәлдәге чемпионы Даниил Данилов, 2022 елгы Россия Кубогын җиңүче Илья Савин


Җомга, 6 май 2022, 11:59