Дүшәмбе, 9 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 Майга әзерлек һәм Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар үткәрү вакытында шәһәрдә автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

6, 7 майда 13:55тән 17:00 сәгатькә кадәр Муса Җәлил проспекты буенчаҮзәк урамыннан алып Батенчук исемендәге урамга кадәр автомобиль юлы участогында.

6 майда 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлештә дә Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр автомобиль юлы участогында, Раскольников урамында ике юнәлештә дә Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев проспектына кадәр автомобиль юлы участогында.

9 майда 07:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Муса Җәлил проспекты буенча ике юнәлештә дә Казан проспектыннан алып Үзәк урамына кадәр һәм Е.Н.Батенчук исемендәге урамда Ямашев бульварыннан алып Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамына кадәр автомобиль юлы участогында.

9 майда 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлештә дә Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамында ике юнәлештә дә Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев проспектына кадәр автомобиль юлы участогында.

Җомга, 6 май 2022, 11:19