Дүшәмбе, 9 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә дәвалау учреждениясенең стационарында дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара уздырылды.

Бүген Госпитальдә 24 Бөек Ватан сугышы ветераны дәвалана – алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, элеккеге концлагерь тоткыннары, камалыштагы Ленинградта яшәгән кешеләр.

Ел башыннан бирле барлыгы 43 ветеран һәм аларга тиңләштерелгән затларны күчмә бригадалар барып тикшергән, стационарда 30дан артык ветеран дәваланган. Дәвалау ярдәме күрсәтү ел дәвамында дәвам итәчәк – һәр атна саен шәһәр һәм якын-тирә районнардан ветераннар килеп тора.

Госпитальдә дәваланучы пациентлар өчен буфетта бәйрәм өстәлләре оештырылды һәм бәйрәм тематикасына туры китерелеп бизәлде. Бәйрәм өстәлләрен оештыруда «Торговый квартал» сәүдә үзәге ярдәм күрсәтте. Хәрби формага киенгән шәфкать туташлары кунакларны каршы алды һәм ветераннарга ярдәм күрсәтте.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук ул ветераннарны сәламәтләндерүдә Госпитальнең ролен билгеләп үтте, коллективка авыр сугыш елларын узган пациентларның сәламәтлеген торгызуда хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Сәламләү сүзе белән Госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова чыгыш ясады. Ул бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм Госпиталь хезмәткәрләре алга таба да ветераннар тормышын озынайту һәм сәламәтлеген саклау өчен үз эшләрен дәвам итәчәк дип ышандырды.

«Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективы ветераннар өчен концерт программасын оештырды. Концертны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Катнашучылар арасында  Гөлсем апа Мөхәммәтшина бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә икән – аңа 88 яшь тулды. Барлык җыелган кунаклар аны туган көне белән котладылар.

Концерт ахырында Фәрид Салахов шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. Ветераннар җавап сүзендә шушындый җылы һәм күңелле чара өчен барлык оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 17:25