Бүген Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Орловка поселогында урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы узды.
Ветераннарны искә алу өчен хәрби комиссариат, «С.П. Титов исемендәге КБК», Комсомол районы Ветераннар Советы вәкилләре, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, «Айгөл» 47 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 2 нче гимназия, 4,6,7,11,21,44,56 укучылары, «Калкан» кадет мәктәбе кадетлары җыелды.
Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева барлык җыелучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, яшь буынны Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен сарыф иткән сугышчыларны искә алырга чакырды.
Котлау сүзләре белән Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм отставкадагы майор, Элеватор тавы поселогы ветераннар советы рәисе Рәис Саттаров мөрәҗәгать иттеләр.
Чарада катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Комсомол районы хакимияте 15 нче балалар иҗат йорты коллективына әлеге чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 15:55