Яр Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе полиция башлыгы урынбасары Данис Илһам улы Садыйков белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше: туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләре, танышлары килде. Хәтер вахтасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов, Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы полковник Надир Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, хезмәттәшләре тордылар.
Хушлашуны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов ачты: «Данис Илһам улы яраткан шәһәре өчен яшәде. Хезмәткә 1986 елда килеп, җаваплы вазыйфаларда хезмәт итә. Җәмәгать тәртибен саклау буенча алыштыргысыз урынбасар иде. Иң катлаулы мәсьәләләр аның өстендә иде».
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Данис Илһам улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты: «Ул – үз эшенә тугры булган чын офицер. Яшьләр өчен ул үрнәк иде. Тыныч, ышанычлы. Ярты миллионлы шәһәрдә тынычлык хөкем сөрсен өчен ул бөтен көчен куйды».
Данис Илһам улының улы – Денис Данис улы Садыйков бүген эчке эшләр идарәсенә әтисе белән саубуллашырга килгән барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде. «Һәрвакыт баланс – йомшаклык һәм катгыйлык булырга тиеш, – дип искә төшерде ул әтисенең киңәшен. – Ул чын полицейский иде, балачактан ук милиционер булырга хыялланган һәм үз хыялын тормышка ашырды. Һәрвакыт кешеләрдә бары тик яхшы сыйфатлар гына күрде».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 12:06