Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1 май көнне декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар узды. Чара «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге тарафыннан Президент гранты кысаларында оештырылды. «Осталар шәһәре» инклюзив балалар-яшүсмерләр Идел буе халыкларының фестиваль-конкурсында 1800гә якын бала катнашты.

Коймак пешерү, тәлинкәләр бизәү, чүлмәк ясау, курчак ясау, тозлы камырдан эшләнмәләр ясау, милли баш киеме, дага ясау кебек мастер-класслар оештырылды. Олылар да коймак пешерүдән, үз куллары белән кул эшләнмәләре ясаудан баш тартмады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Якшәмбе, 1 май 2022, 13:39