Бүген Автозавод районында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Җиңү паркында шәһәр халкы өчен «Мой цветущий май» программасы тәкъдим ителде, анда «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, районның мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.
Барлык җыелучыларны 1 Май белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады.
Бәйрәм программасында: Идел буе халыкларының декоратив-гамәли сәнгать буенча «Осталар шәһәре» I шәһәр инклюзив балалар-яшүсмерләр фестивале (мастер-класслар), «Без бергә» флешмобы, шулай ук шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышы, төрле спорт төрләре буенча спорт уеннары һәм балалар мәйданчыклары эше дә каралган.
Шәһәр халкы өчен Җиңү паркы аттракционнарының эш сезоны ачылды.
Бәйрәм чаралары Шишкин бульварында да узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Визит» джаз оркестры «Звени, играй, весёлый Первомай!» концерт программасын әзерләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 1 май 2022, 13:14