Санитар-экологик икеайлык кысаларында 30 апрельдә районнар хакимияте территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, аларда 1 520 кеше катнашты.
Башкарма комитет хезмәткәрләре Чулман проспекты буенча «Парк» тукталышыннан Вахитов проспектына кадәр бүлү полосасында, Вахитов проспектыннан Автозавод проспектына кадәр бүлү полосасында яфраклар җыйдылар. Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектыннан Х. Туфан проспектына кадәр җирле юл белән Мәскәү проспекты арасында трамвай юлларына кадәр һәм тротуар белән җирле юл арасында 1,2 комплекс ягыннан газоннар чистартылды. 280 капчык чүп-чар җыелды.
Комсомол районы хакимияте коллективы Карьерная урамы чүп-чар җыюны оештырды. Барлыгы 30 кеше катнашты. 30 капчык чүп-чар җыелды һәм түгелде.
Үзәк районы хакимияте коллективы 25 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә Тынычлык проспекты буенча «Район Башкарма комитеты» тукталышыннан «Курчак театры» тукталышына кадәр 3 комплекс ягыннан чүп-чар җыюны үткәрделәр. Барлыгы 30 кеше катнашты. 35 капчык чүп-чар җыелды.
Яр Чаллы педагогия көллияте студентлары «Гренада» паркы территориясен җыештырдылар.
45 нче мәктәп укучылары 41/06 һәм 41/16 торак йортлар арасындагы мәйданчыкны чистарттылар. 3 капчык яфрак җыелды.
45 нче урта мәктәп коллективы һәм укучылары Яшьләр бульварында һәм мәктәп территориясендә газоннарны казыдылар, чүп-чар җыйдылар.
Ф. Табиев исемендәге яр буенда да җыештыру эшләре узды. 50 нче мәктәп укучылары 7 капчык чүп-чар җыйдылар.
Автозавод районы хакимияте коллективы һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» хезмәткәрләре Залесный проспекты, Ә.Әпсәләмов, В. Поляков, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарындагы газоннарны санитар чистартуда катнаштылар. 21,5 куб. м көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган. 5 кеше Кереселидзе бульварында газоннарны тырмаладылар. 4 куб. м үсемлек калдыклары түгелгән. Шулай ук хакимият хезмәткәрләре 6 нчы поликлиника артында һәм Нур Ихлас мәчете янында чүп-чар җыйдылар. 3 куб. м чүп-чар җыелды.
34 нче мәктәп укучылары Җиңү паркында яфраклар җыйдылар. Өмә барышында идарәче компанияләрнең, предприятие һәм оешмаларның, ТИҮ рәисләренең актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин.
29 нчы гимназия укучылары Яшь Ленинчылар бульвары территориясен җыештырдылар. 6 куб яфрак җыелды.
Башкарма комитет хезмәткәрләре Казан проспекты буенча Мәләкәс елгасы ягына таба 100 карагач үсентесе, «Яр Чаллы» санаториясе һәм «Татнефтепродукт» АЗС арасындагы территориядә Чулман проспекты буенча 100 нарат һәм 150 тирәк үсентесе «Чаллы» елгасы күпереннән соң Титов урамы буенча Карьерная урамы ягына таба утыртылды.
Чарада «Паритет» идарәче компаниясе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар 18, 44, 48 комплекс йорт яны территорияләрдә агач утырттылар. Барлыгы 25 агач һәм куак үсентесе утыртылды.
Шулай ук «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе 36, 37, 60 комплексларда агач утыртты. Барлыгы 24 агач һәм куак утыртылды. Бу көнне барлыгы 585 агач һәм куак утыртылды.
Шәһәр территорияләрен санитар чистарту эшләре дәвам итәчәк.
Санитар-экологик икеайлыкның 30 көнендә барлыгы 1 364,3 гектар территорияне чүп-чардан чистарттылар, 34 659 кеше җәлеп ителде, 2 925 агач һәм куак утыртылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 апрель 2022, 13:55