Шәһәр Советы депутатлары шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач утыртуда катнаштылар. Депутатлар өчен Х.Туфан проспектындагы урын билгеләнде. Алар тарафыннан 200 нарат утыртылды. Агач утыртуга шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре дә кушылды.
«Бүген «Хәтер бакчасы» дип аталган агачлар утырту буенча кирәкле һәм мөһим акция уза. Без, һичшиксез, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларыбызны искә алабыз, шулай ук, безнең карашка, шәһәр өчен мөһим миссияне бик теләп башкарабыз», - дип белдерде Наил Мәһдиев.
Акциядә шулай ук Җиңү волонтерлары да катнашты, алар барлык акциядә катнашучыларга Георгий тасмалары тараттылар.
Шәһәрдә традицион язгы икеайлык вакытында бөтен территория тәртипкә китерелә, агачлар утыртыла.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрне төзекләндерүдә һәм үсентеләрне утыртуда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен яшәү урыны буенча идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 апрель 2022, 12:18