«Ел иреклесе-2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Инде 9 ел дәвамында Яр Чаллы шәһәренең Волонтерлык үзәге инициативасы белән «Ел иреклесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза.
Чараны оештыручы – "Орион" яшьләр үзәге. Яшьләр белән эшләү буенча идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева һәм «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазыйфаларын башкаручы Римма Фәсхетдинова җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.
Бүләкләү тантанасыннан фотографияләр «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» ВК төркемендә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 апрель 2022, 16:30