Г. Тукай исемендәге яр буенда татар халкының бөек шагыйре туган көненә багышланган чара узды. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде. Чыгышында ул Габдулла Тукайның озак вакытлар дәвамында милли әдәбият үсешенә зур йогынты ясаган мирасын калдыра алуын билгеләп үтте.
Чара кунаклары өчен «Кызыл Тау» мәдәният үзәге, 16 нчы «Огниво» балалар иҗат йорты, 15 нче балалар иҗат үзәге коллективлары катнашында концерт программасы оештырылды. Тарихи-туган якны өйрәнү музее һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы әдәби викторина әзерләделәр һәм шагыйрьнең китаплары күргәзмәсен оештырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 апрель 2022, 09:37